Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында 1500гә якын такси һәм автобус тикшерелгән

Татарстанда полиция хезмәткәрләре изоляция режимы вакытында 1500гә якын такси һәм автобусны тикшергән.

Бу хакта Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иткән.

Республика территориясендә коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү максатыннан ЮХИДИ инспекторлары автобуслар һәм таксида пассажирлар һәм багаж ташуны өзлексез контрольдә тота.

Муниципальара пассажирлар һәм багаж ташуга чикләүләр кертелгәннән алып автоинспекторлар 499 автобус һәм 943 таксины тикшергән. 
Автобус йөртүчеләргә карата юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен – 94, такси йөртүчеләргә 177 административ беркетмә төзелгән. 
Моннан тыш, үз-үзеңне изоляция режимын бозган һәм үзләре белән эш бирүчеләр тарафыннан бирелгән белешмәләр дә, СМС-пропусклар да булмаган такси пассажирларына карата 70 җинаять эше кузгатылган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса