Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанлылар дачага атнасына 4 тапкыр бара ала

Татарстан халкы цифрлы пропусклар системасында тиешле опцияләрне кулланып, дачаларга атнасына 4 тапкыр бара алачак.

Бу хакта журналистлар белән үткән брифингта  ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткән.
Үз-үзеңне изоляцияләү кагыйдәләрендәге үзгәрешләр дача сезоны башлануга  бәйле рәвештә кабул ителде.

Лилия Галимова  искәрткәнчә, 1 майдан республикада елга навигациясе ачылачак. Аны күпләр дачага барып җитү өчен куллана.
ТР Министрлар Кабинетының яңа карары нигезендә, элек өйләреннән чыгу тыелган булган 65 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар дачага бару өчен үз-үзеңне изоляцияләү урынын ташлап китә ала.

Тик бу тиешле профилактик чараларны катгый үтәү шарты белән рөхсәт ителә: битлекләр яки респираторлар булу, кулларны антисептиклар белән эшкәртү, социаль дистанцияне үтәү кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса