Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Наил Маганов "Татнефть" берләшмәсе оешуның 70 еллыгы белән котлый

Хөрмәтле коллегалар, кадерле нефтьчеләр!

Чын күңелдән барыбызны да Компания тормышындагы мөһим вакыйга - «Татнефть» берләшмәсе оешуының 70 еллыгы белән котлыйм.

1950 елда оештырылган Компаниябез батырлыкларга бай булган якты юл узды. Предприятие тарихы дәүләтебез елъязмасына ныклап үрелде, ә нефть чыгару берләшмәсенең данлыклы вәкилләре исемнәре Россиядә һәм аннан читтә дә танылу алды.

Шушы елларда «Татнефть» илебез халкы хакына эшләде. Өч миллиард тоннадан артыграк чыгарылган нефть Татарстан нефтьчеләренең дәүләт икътисадына өлеше булды, ә Компания чыганакларында эшләнгән, сыналган һәм гамәлгә кертелгән разведкалау һәм нефть чыгаруның яңа технологияләре һәм ысуллары илебезнең нефть сәнәгате үсешенә этәргеч бирде. 

Үзенең 70 еллыгына «Татнефть» «кара алтын» чыгаручы гына түгел, дөньякүләм дәрәҗәдәге заманча, нәтиҗәле Компания буларак килде. Без шулай ук нефть эшкәртүне һәм нефть химиясен актив үстерәбез, ягулык салу станцияләре челтәрен киңәйтәбез, шин бизнесында проектларны тормышка ашырабыз, алдынгы мәгълүмат технологияләрен гамәлгә кертәбез. Ә бай инженерлык потенциалы, фәнни тикшеренүләр һәм белем бирү программалары «Татнефть»не Россиядәге иң инновацион компанияләрнең берсенә әйләндерде.

«Татнефть»не һәрвакытта да нефть төбәгендә яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын  арттыруга юнәлдерелгән масштаблы проектлар аерып торды. Торак, юллар, медицина, белем бирү, социаль инфраструктура объектларын төзү Компания эшчәнлегенең мөһим юнәлешләре булып тора, һәм без гражданнарыбызга уңайлы шартлар тудыруны дәвам итәчәкбез.

«Татнефть»нең барлык казанышларының нигезе – хезмәткәрләренең фидакарьлеге һәм профессиональлеге. Кешеләр – мөһим көндәшлек өстенлеге һәм Компаниябезнең  уңышлы киләчәгенең нигезе. Шуңа да без һәрбер хезмәткәрнең үсешен хуплыйбыз, өстәмә белем бирүнең, квалификацияне арттыруның алдынгы программаларын тормышка ашырабыз.

«Татнефть» тарихында бик күп җиңүләр, горурланырлык сәбәпләр һәм узылган гади булмаган сынаулар бар. Җиде дистә елда тупланган гаять зур тәҗрибәнең һәм бүгенге командабызның энергиясе, таланты, белеме белән берлеге аркасында бүген бөтен дөньяга каршы чыккан сынауны да  безнең җиңә алачагыбызга бернинди шик юк. 

Алдагы дистәләрчә елларга «Татнефть» уңышларының нигезен салган ветераннарыбызга тирән ихтирам белдерәм. Бүген Компаниядә хезмәт куючыларга рәхмәт. Барыбызга да сәламәтлек, яңа казанышлар һәм уңышлар, Компаниябез, нефть төбәгебез, республикабыз, бөтен илебез чәчәк атсын өчен көйле нәтиҗәле эш телим!
 

Н.Ө. Маганов,

«Татнефть» Компаниясе генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса