Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә эшсезләргә уникешәр мең сум акча түләнә

Бүген район башлыгы Тимур Нагуманов Instagram'да туры эфирны ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының дәүләт хезмәтләрен һәм хезмәт базарын мониторинглау бүлеге начальнигы Ирина Посокова белән берлектә уздырды.

Бүген каралган төп темаларның берсе эшсез калган гражданнар мәсьәләсе булды. 

“РФ Хөкүмәте карары буенча әгәр гражданнар 1 марттан соң эшсез калган икән, мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итеп, аларны эшсез дип таныган очракта 1  апрельдән башлап аларга апрель, май, июнь дәвамында 12130 сум күләмдә акчалата түләүләр каралган” , - диде Ирина Поскова.

Ләкин бу гражданнарның эшсез калганчыга кадәрге эш атнасы санына бәйле:

«Мәшгульлек турындагы закон нигезендә әгәр дә 26 атнадан да әзрәк түгел икән, аларга пособие алты ай түләнәчәк. Беренче өч айда, ягъни апрель, май һәм июнь айларында 12130 сум күләмендә, ә калган өч айдагы пособие аларның уртача хезмәт хакы күләменә карап билгеләнәчәк.

Әгәр 26 атнадан да әзрәк икән, аларга эшсезлек буенча пособие 12130 сум күләмендә өч ай гына  түләнәчәк. Бу шулай ук мәшгульлек турындагы закон нигезендә", - диде Ирина Посокова.

Пенсия алды яшендәге гражданнарга эшсезлек буенча  пособие 12 айга билгеләнә.

“Апрель, май, июнь айларында алар 12130 сум алачак. Бу чорның калган тугыз аенда аларга түләүләр гамәлдә булган  мәшгульлек турындагы закон нигезендә  уртача хезмәт хакы күләменә карап билгеләнәчәк", - диде ул.

Балигъ булмаган балалар өчен өстәмә түләүләр мәсьәләсе дә тикшерелде:

“Өстәмә түләүләр яңа туган балалардан алып 18 яшькә кадәрге  балаларга каралган. 1 марттан соң эшсез калган әтигә яки әнигә 1 марттан соң исәпкә баскан очракта акча түләнә”, - диде Ирина Посокова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса