Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яраклылык вакыты чыккан машина йөртү таныклыгының гамәлдә булу вакыты озайтылды

Яраклылык вакыты чыккан машина йөртү таныклыгы җәй уртасына кадәр гамәлдә булачак. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

РФ Президенты үзенең указы белән гамәлдә булу вакыты чыккан яки чыга торган мөһим документларның гамәлдә булу вакытын озайтты.

Агымдагы елның 1 февраленнән 15 июленә кадәр гамәлдә булу вакыты чыккан машина йөртү таныклыклары өстәмә белешмәләр һәм документларсыз автомат рәвештә озайтылды.

Алар ведомство норматив хокукый акты белән алыштыру тәртибе билгеләнгәнгә кадәр  гамәлдә булып санала.

Әлеге  чара  коронавирус инфекциясе йоктырмау максатыннан инстанцияләргә барып йөрмәсен өчен кабул ителде.

Шуңа да карамастан, Дәүләт автоинспекциясендә таныклыкларны алмаштыруны һәм бирүне, шулай ук транспорт чараларын теркәүне һәм имтиханнар кабул итүне дәвам ителәчәк.

Ләкин дәүләт хезмәтләрендә алдан язылу һәм коронавирус инфекциясе таралудан саклануга юнәлтелгән чараларны үтәү шарт булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса