Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яшүсмерләр дроннар җыярга өйрәнәчәк

Оча торган дроннар халыкның көндәлек тормышына нык үтеп керде. Алар пилотсыз вак йөкләр ташый, видеокүзәтү, разведка алып бара, дроннарны шоуларда һәм хәтта һава узышларында кулланалар.

"Чиксез мөмкинлекләр. Z буыны" белем бирү курсы пилотсызлар турында барысын да сөйләячәк һәм квадрокоптер җыярга өйрәтәчәк!

Курсларга 9 яшьтән 14 яшькә кадәр укучылар чакырыла. Программа 5 дәрестән тора, алар 3 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр ял көннәрендә атнага бер тапкыр «Zoom»да үткәреләчәк. Беренче дәрес якшәмбе, 4 октябрьдә, 14:00 сәгатьтә узачак.

Курс Талантлар Университеты ярдәме белән һәм «Татнефть» Хәйрия фонды грантын кулланып тормышка ашырыла.

Катнашу өчен 30 сентябрьгә кадәр гариза бирергә кирәк!

Белем бирү курсы турында тулырак мәгълүмат сылтама буенча: https://utalents.ru/republic-center/programs/6

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса