Әлмәт укытучысы - Татарстанның иң яхшы укытучылары арасында
Мәгариф

Әлмәт укытучысы - Татарстанның иң яхшы укытучылары арасында

Татарстанда “Россия ел укытучысы — 2020” Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабы җиңүчеләре билгеле булды.

«Белем сакчысы» номинациясендә Әлмәт шәһәренең 1 нче лицей-интернатының информатика укытучысы Данил Нәфыйков җиңү яулады.
Ул шулай ук 7Б сыйныфы җитәкчесе дә.
Данил Нәфыйков Татарстанның Топ-15 укытучысы исемлегенә керә.