Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт укучылары "Юл серпантины"нда катнашты

«Родничок» яшүсмерләр клубында узган «Юл серпантины» спорт уеннары программасында Түбән Мактама 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары көч сынашты.

Аларга юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен ныгытуга һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баруга юнәлтелгән биремнәр тәкъдим ителде

Балалар бәйгеләрдә  зур кызыксыну белән катнашты. Нәтиҗәләр буенча  җиңүчеләр дипломнар һәм яктылык кайтаручы  элементлар белән бүләкләнде.

Профилактика бүлеге начальнигы  Лилия Рәфигуллина һәм  ӘМР башкарма комитеты бүлеге баш белгече Ләйсән Демьянова кечкенәләр белән  әңгәмә үткәрделәреп, аларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә өндәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса