Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт политехника техникумында алдынгы компетенцияләр буенча яңа остаханәләр барлыкка килде

«Мәгариф» милли проекты кысаларында остаханәләр төзү һәм җиһазлар сатып алу эшләре башкарылган.


Әлмәт политехника техникумында WorldSkills Russia стандартының алдынгы компетенцияләре буенча биш яңа мастерской барлыкка килгән. Бу хакта Әлмәт муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Мәгариф» милли проекты кысаларында остаханәләрдә төзү һәм җиһазлар сатып алу эшләре башкарылган.

Техникум директоры Илдар Баһманов яңа мастерскойларның бренд-бука нигезендә рәсмиләштерелүе һәм барлык таләпләргә туры китереп җиһазландырылуы турында сөйләде.

Анда 57 яңа эш урыны булдырылган, 61 заманча җиһаз сатып алынган. Моннан тыш, 748,5 кв. м. уку мәйданчыгы ремонтланган, «Нефть һәм газ чыгару» компетенциясе буенча укыту полигоны булдырылган һәм җиһазландырылган.

"Бу студентларга тагын да профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнү, ә эш бирүчеләргә укучыларның нинди нәтиҗәләр күрсәтүләрен билгеләү мөмкинлеге бирә", - дип өстәде Илдар Рәис улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса