Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә инженерлык лицее беренче укучыларын кабул итте

Бүген, 1 сентябрьдә - Белем көнендә, Инженерлык лицеенда беренче тапкыр кыңгырау чыңлады.

Беренче сыйныф укучылары линейкасы укучылар һәм педагоглар флешмобы белән ачылды.

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин мәктәп директорына Казан һәм Яр Чаллы IT-паркларына 10 иң яхшы лицеист һәм 15 педагогка белем алу өчен сертификатлар тапшырды.

Яңа уку йорты 858 укучыга исәпләнгән.

Ул «Татнефть» компаниясе ярдәме белән төзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса