Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татарстан артистлары һәм блогерлары «Зур этнографик диктант» язачаклар

Ул быел онлайн үтәчәк.

Татарстанда «Зур этнографик диктант»та катнашучылар өчен 3 ноябрьдә 11 сәгатьтә ТР Халыклар дуслыгы йортында оффлайн-мәйданчык оештырылачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов хәбәр итте.

"Мәйданчык республикада проектны популярлаштыру өчен булдырылачак. Без Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортына танылган затларны — танылган артистлар һәм блогерлар, башкаручылар, министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләрен чакырачакбыз, алар үрнәгендә социаль челтәрләрдәге аккаунтлар аша әлеге проектны популярлаштырачак», — диде ул.

Спикер фикеренчә, әлеге проект уникаль, ул халыкның грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән «Тоталь диктант»ның дәвамы булып тора. Аның максаты - безнең күп милләтле илдә булган этнографик белемсезлекне бетерү. Быел "Зур этнографик диктант " 3 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр онлайн режимда узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: этнографик диктант