Татарстанда уку елы вакытында - 25-30 майда тәмамланачак
Укучылар бердәм дәүләт имтиханын 8 июньнән башлап тапшыра башлаячак.
Татарстанда уку елы гадәттәгечә май ахырында тәмамланачак, ә аннары укучыларны имтиханнар көтә, дип хәбәр итте ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.
"Елны традицион даталарга — 25 май һәм 30 майга кадәр тәмамлау турында карар кабул ителде", — дип билгеләп үтте Фазлыева.
8 июньдә 11 нче сыйныф укучылары өчен бердәм дәүләт имтиханын үткәрү планлаштырыла. 9 нчы сыйныф укучылары өчен имтихан нинди форматта узачагы әлегә билгеле түгел. Имтиханнар алдыннан чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашулар үткәрергә планлаштыралар.
"Әгәр санитар-эпидемиологик хәл мөмкинлек бирсә, имтихан алдыннан без 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары белән очраша алабыз. Урыннарда имтихан үткәрү мәсьәләсе карала, әмма әлегә мондый карар РФ Мәгариф министрлыгы линиясе буенча кабул ителмәгән. Шуңа күрә имтихан регламенты өстәмә рәвештә җиткереләчәк", - дип сөйләде Ләйлә Фазлыева.
Хәзер Татарстан укучылары һәм студентлары дистанцион формада укый. Республикада дистанцион дәресләрнең методик базасын булдырырга планлаштыралар, анда дистанцион дәресләрнең эшләнмәләре һәм тәҗрибәсе тасвирланачак.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа