Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

"Татнефть" балаларны компьютерлар белән тәэмин итте

"Татнефть" компаниясе компьютер техникасына мохтаҗ булган күп балалы һәм аз керемле гаиләләргә ярдәм итү акциясен башлап җибәрде.

"Татнефть" волонтерларына халыктан килгән мөрәҗәгатьләрдән соң, компания генераль директоры Наил Маганов әлеге инициатива белән чыкты.
 
Үзләрендә ихтыяҗ булмаган электрон җайланмаларны вакытлыча файдалануга мәктәп укучыларына һәм студентларга бүләк итеп предприятие, оешма һәм компания хезмәткәрләре тапшыра. 

Бер атна эчендә "Татнефть" Хәйрия фондына  предприятиеләрдән 100 дән артык компьютер һәм компания хезмәткәрләреннән 30 га якын гаджет тапшырылды.

"Балалар шатланыр дип уйлыйм"

Шәһәр һәм район мәктәпләре яңа эш режимына җайлаша. 
Дистанцион укыту системасы җайга салынды, укыту материалын тапшыру   һәм белемнәрне тикшерү  системасының схемасы төзелде.

Әмма мәктәп гаиләләрдә компьютерлар җитмәү проблемасын мөстәкыйль хәл итә алмый шул.
Бигрәк тә гаиләдә берничә укучы булып, ата-аналар да читтән торып эшләүчеләргә авыррак.

Биредә  "Татнефть" ярдәмгә килде. Артык техниканы укучыларга  тапшырырга теләк белдерүчеләр аз булмаган. Акциягә шулай ук компания җитәкчеләре һәм  шәхсән Наил Маганов үзе дә кушылды. Генераль директор үз ноутбукларын һәм планшетларын тапшырды.

Район мәгариф идарәсе мохтаҗ гаиләләр исемлеген төзегән. Беренче 30 компьютер шәһәр һәм район мәктәпләренә тапшырылды. Бер көн эчендә диярлек мәктәп директорларына «Татнефть» волонтерлары һәм Хәйрия фонды хезмәткәрләре аларны таратты.

Әлмәтнең 7 нче мәктәбе берничә компьютер алды.

"Безнең укучылар хәзер дистанцион рәвештә белем ала, берничә бала бер компьютерда шөгыльләнергә мәҗбүр булган яки барысына да бер телефон гына булган күп балалы һәм аз керемле гаиләләр бар, - ди мәктәп директоры Әнисә Тимербаева. - Шуңа күрә ярдәм
безнең өчен бик мөһим. Безнең балалар "Татнефть" компаниясенең ярдәмен тоеп шатланырлар дип уйлыйм".

Барлык компьютерлар  да төзек һәм дезинфекцияләнгән.

21 нче мәктәп - "Дай 5" белем бирү үзәге дә компьютерлар алган бәхетлеләр арасында. Биредә техниканы беренче чиратта йомгаклау аттестациясенә әзерләнергә кирәк булган 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучыларына тапшырырга планлаштыралар.

"Биш бала тәрбияләнүче гаиләләрдә, аларның дүртесе мәктәп укучылары булганда, бер компьютер, әлбәттә, аз, - дип аңлата мәктәп директоры Елена Төхфәтуллина. - Хәзер чыгарылыш сыйныф укучылары "Татнефть" компаниясе тапшырган компьютерларда шөгыльләнәчәк. Бу безнең өчен шатлыклы вакыйга, бу бик зур ярдәм".

Электрон җайланмаларны тагын берничә шәһәр мәктәбе, шулай ук Түбән Мактама бистәсе,
Нәдер, Иске Михайловка һәм районның башка торак пунктлары мәктәпләре алды.

"Татнефть" Хәйрия фондының  "Тазалык" программасы җитәкчесе Айдар Шәрифуллинның сүзләренә караганда, барлык компьютерлар да техник төзеклеккә тикшерелгән һәм эш хәленә китерелгән, дезинфекция чаралары белән эшкәртелгән.

"Рәхәтләнеп бүләк итәм!"

"Татнефть" Хәйрия фонды директоры Ренат Мамин билгеләгәнчә, акция компания үз эшчәнлеген алып барган башка районнарны да үз эченә ала.

Лениногорскидан 5 нче сыйныф укучысы  Мәрьям Ильясова  "Лениногорскнефть" идарәсе профкомы рәисе Юлия Новичковадан  планшет алган.

Бүләк бик урынлы булган. Чөнки Мәрьямнән тыш, гаиләдә тагын өч бала бар. Әниләре
аларны үзе генә тәрбияли. Өстәвенә, күптән түгел ул вакытлыча эшсез калган булган.

"Планшет өр-яңа. Аны миңа бүләк иткәннәр иде, - дип аңлата Юлия Новичкова. — 
Бу гаилә кыенлыклар кичергәнен аңлап,   мин рәхәтләнеп аны аларга бүләк итәм".

Елена Федорова, Юлия Могила

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса