Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә яшь геологлар олимпиадасына 300гә якын катнашучы җыелды

Укучыларга 12 сынау узарга кирәк.

300ләп катнашучы Әлмәттә яшь геологлар олимпиадасына җыелды. Ярышлар ике этапта үткәрелә. Беренче, кышкысы лаборатор-теоретик тур булды. Икенче, җәйге-гамәли. Укучыларга 12 сынау узарга кирәк, шуннан соң иң яхшы яшь геологны ачыклаячаклар..

Яшь геологларның 8 нче олимпиадасын ачу бик матур кузды. Быел ярышларга 31 команда гариза бирде. Катнашучылар арасында илнең дистәләгән төбәгеннән һәм республика районнарыннан мәктәп укучылары һәм студентлар бар. Казахстаннан, Үзбәкстаннан һәм Белоруссиядән яшь геологлар да килгән. Конкурсның географиясе якын чит илләргә дә сузылды.

Олимпиада республика җитәкчелеге һәм нефтьчеләр ярдәме белән үткәрелә.

"Гомумән, бер көн эчендә геолог булып булмый, хәтта 5 ел эчендә дә. Ә менә мәктәп эскәмиясеннән үк, сез башкара торган эш – илебезнең барлык нефть тармагы киләчәге өчен зур потенциал", – дип нәтиҗә ясады ТР Президенты.

Беренче турда, кышын, геологлар теориядә үз көчләрен сынап карады инде. Хәзер практика вакыты җитте. 286 катнашучы һәм 60 остаз ачык җирлектә 12 сынау аша узарга тиеш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса