Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов белем бирү объектлары төзелеше барышын тикшерде

Район башлыгы берничә урында булды.

6 июльдә район башлыгы Тимур Нагуманов, район башкарма комитеты, подрядчы оешмалар, компанияләр һәм проектлаучылар белән бергә, «Адымнар» полилингваль мәктәбе төзелеше барышын  һәм «Кванториум» балалар технопаркы бинасының икенче чиратын реконструкцияләү барышын тикшерде.

Башта алар «Алсу» микрорайонында урнашкан беренче «Адымнар» мәктәбендә булдылар. «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе"  заказы буенча төзелешне «Грань» компаниясе үткәрә. Хәзер булачак футбол кыры өчен вертикаль планлаштыру эшләре бара. Хәзерге вакытта хоккей корты монтажланган. Спорт залларында тренажерлар урнаштырылган. Бина эчендә төзелеш-монтаж эшләре бер атнага алдан башкарылган. Мәктәпкә илтүче юллар һәм автомобиль юллары буенча эшләр әзерләнә. Команда мәктәп периметрын карады. Фикер алышу барышында яктырту һәм агачлар утырту мәсьәләләре каралды.

Икенче объект «Кванториум»балалар технопаркы булды. Исегезгә төшерәбез, 2021 елның апрелендә балалар иҗат үзәге һәм коворкинг-үзәк өчен бинаның икенче чиратын реконструкцияләү башланды. Моның ярдәмендә технопарк өстәмә рәвештә 350 уку урынын үз эченә ала алачак. «Судомодельләштерү», «макет остаханәсе» һәм «сәнәгать робот техникасы» яңа балалар төркемнәре булдырылачак.

Катнашучылар  проектны тормышка ашыру нечкәлекләре һәм объектны тапшыру сроклары турында сөйләштеләр. Билгеле булганча, бүгенге көндә барлык фасад эшләре башкарылган, барлык сантехника урнаштырылган инде, вентиляция әзер диярлек, ә эчке эшләр тулы куәтенә бара.

Тимур Нагуманов һәр объект буенча күрсәтмәләр һәм йөкләмәләр бирде.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса