Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә БДИ нәтиҗәләре буенча 15 укучы йөз балл җыйган

Йөз баллны күбрәк рус теленнән җыйганнар.

Агымдагы елда Әлмәттә 15 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИ нәтиҗәләре буенча 100 балл җыйды, соңгы алты елда бу иң яхшы нәтиҗә, дип билгеләп үтте Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов телеграмма-каналда туры эфир вакытында.

Быел рус теленнән иң күп балл җыйган укучылар саны-6 кеше. Рус әдәбияты, җәмгыять белеме, инглиз теле һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләрдән икешәр кеше, берсе физика буенча иң яхшы нәтиҗәгә ирешкән.

Шәһәрдә һәм районда барлыгы 953 чыгарылыш сыйныф укучысы бердәм дәүләт имтиханын тапшырган. Шуларның 109ы "Укудагы аерым уңышлары өчен" РФ медале белән бүләкләнде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса