Әлмәттә шәһәрнең борынгы мәктәбен яңадан торгызачаклар
Хәзер уку йортының икенче бинасын һәм спорт залын сүтәләр, алар урынына яңа биналар салалар.
Таһиров ур., 33 адресы буенча урнашкан 1 нче мәктәп үзенең бер гасырлык юбилеен 2018 елда ук билгеләп үтте.
Үсеп килүче буынны тәрбияләүгә "Татнефть"компаниясе дә өлеш кертә. Нәтиҗәдә, 2023 елның 1 сентябрендә яңартылган һәм ремонтланган мәктәп ишекләрен ачу планлаштырыла.
Хәзер 1 нче мәктәп укучыларын Әлмәтнең башка уку йортларына күчерәләр. Кече сыйныфларны-20 нче, ә 5-11 нче сыйныфларны 4 нче урта мәктәпкә күчерәчәкләр.
Фото: Альметьевск 1 телеграм каналы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа