Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт укучыларының БДИ нәтиҗәләре билгеле

Быел барлыгы 953 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИ тапшырды.

Шуларның 109ы «Укудагы аерым уңышлары өчен» медале белән бүләкләнде. 105 укучы шәһәр мәктәбен, 4 укучы авыл мәктәбен тәмамлаган.  Быел 15 кеше 100 балл җыйды. Чагыштыру өчен: 2021 елда максималь баллны 12 укучы җыйган иде.

Соңгы 5 елда җәмгыять белеме чыгарылыш сыйныф укучыларының сайлау буенча иң популяр предмет булып тора – аны 352 кеше тапшырды. Аннан соң физика (183), информатика (173), биология (156) , химия (138), инглиз теле (133), тарих (90) һәм әдәбият (46). Иң популяр булмаган предмет география булып чыкты, аны бары тик 3 кеше генә тапшырды.

Шулай ук Әлмәт районында 2021 ел белән чагыштырганда 6 фән (профильле математика, физика, химия, информатика, биология, җәмгыять белеме) буенча уртача баллны арткан. Соңгы 3 елда 5 фән буенча бу иң яхшы нәтиҗәләр.

2022 елда районның һәр мәктәбе базасында педагогик сыйныфлар ачу планлаштырыла, аларның уку планнарында педагогика һәм психология фәннәре каралган. Әлмәт районы мәктәпләренең 29 чыгарылышы максатчан педагогик юнәлеш буенча белем ала инде. Алар-булачак математика, химия, физика, чит телләр укытучылары һәм пололингваль юнәлештәге башлангыч сыйныф укытучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса