Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә 645 укучы гомумшәһәр чыгарылыш кичәсендә катнашты

Быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларын хөрмәтләделәр.

 Нефтьче мәдәният сараенда гомумшәһәр  чыгарылыш кичәсе булды. Алар быел 960! 30 мәктәптән иң яхшы 645 укучы кызыл юл буйлап үтте һәм бәйрәм концертында катнашты.

Бәйрәм шатлыгын уртаклашырга һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлау белән котларга дәрәҗәле кунаклар килде: Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, «Татнефть» хәйрия фонды директоры Ренат Мамин, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева, Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе башлыгы Ирина Павловская.

2022 елгы чыгарылыш сыйныф укучыларының йолдызлы кичәсе, Оскар тапшыру тантанасындагы кебек, кызыл юлдан башланды. Чыгарылыш сыйныф укучыларын чын йолдызлар кебек каршы алдылар.

 

Район башлыгы «Татнефть» компаниясенә мондый зур бәйрәм оештырганнары, яшь буынга ярдәм итүләре, мәгариф системасы һәм тулаем район үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде. Тимур Нагуманов педагогларга үз укучыларына биргән белемнәре һәм осталыклары, эшкә намуслы каравы өчен рәхмәт белдерде.

Тантаналы өлешнең иң күңелле мизгелләренең берсе-2022 елның иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучыларын бүләкләү тантанасы булды. Барлык дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңүчеләрне, бердәм дәүләт имтиханында йөз балллы нәтиҗәгә ия булучыларны хөрмәтләделәр. Быел БДИны 15 укучы 100 баллга тапшырган. 

Тимур Дмитриевич шулай ук укытучылар-остазларны да бүләкләде. Сәхнәгә үсеп килүче буынны укыту һәм тәрбияләүгә зур өлеш керткән, чыгарылыш сыйныф укучыларын БДИның югары нәтиҗәләренә һәм олимпиадаларда җиңүләргә китергән укытучылар күтәрелде.

Бәйрәмнең рәсми өлеше «Нефтьче» мәдәният сарае каршындагы үзәк мәйданга күчкән концерт-күңел ачу программасы белән дәвам итте.

Шәһәрнең төп чыгарылышы инде берничә ел рәттән  мондый форматта уза.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса