Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт районы мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады

Моңсу да, дулкынландыргыч та, шул ук вакытта шатлыклы да бәйрәм.

Бүген шәһәребез һәм районыбызның 960 унберенче сыйныфны һәм 2000 тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы укучы өчен соңгы кыңгырау чыңлады.



Бәйрәм чарасы Түбән Мактаманың 1 нче урта мәктәбендә дә үтте. Укучыларны котларга хөрмәтле кунаклар Түбән Мактама шәһәр тибындагы бистәсе башлыгы Рамил Бәдретдинов, Түбән Камадагы иҗтимагый совет рәисе Хәмзә Баһманов һәм «Нефтяник» хоккей клубы башкарма директоры Рөстәм Гатин да килгән иде.



Бистә башлыгы Рамил Әкрәмович үсмерләрне гомерләрендәге истәлекле вакыйга белән котлап, киләчәк тормышларында уңышлар теләде.

«Кайчандыр 8 класс тәмамлаган мәктәбем бусагасын атлап керүемә мин бик шат һәм горурмын», - дип укучыларга мөрәҗәгать итте Хәмзә Әзәлович. 2019 елда Хәмзә Баһманов Түбән Мактаманың 1 нче урта мәктәбенең иң яхшы чыгарылыш укучылары өчен махсус акчалата премия булдыра. Бүген дә ике актив бала бүләкләнде.

 

Фото: Түбән Мактаманың 1 нче урта мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса