Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә Almet Digital Art фестивале узачак

300 дән артык укучы катнашу өчен гариза биргән инде.

20 майда Әлмәттә цифрлаштыру елы кысаларында инженерлык лицее базасында Almet Digital Art муниципаль фестивале узачак. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов телеграм-каналда туры эфир вакытында хәбәр итте.

Фестиваль кысаларында масштаблы чаралар узачак:

- цифрлы сәнгать яки Digital art-бу сәнгатьтә компьютер технологияләрен куллануга нигезләнгән юнәлеш, ә нәтиҗәсе-цифрлы формадагы әсәрләр. 6-11 сыйныф укучылары «Сабантуй фәлсәфәсе» темасына цифрлы форматта әсәрләр әзерлиләр – 22 проект.

- цифрлы сервислар-яңа технологияләр, цифрлы продуктлар, ботлар, кушымталар, программалар һ.б., алар яңача эшләргә мөмкинлек бирә һәм миллионлаган кешеләрнең эшен нәтиҗәлерәк итә, ә тормышны – кызыграк.


- инженерлык-техник иҗат (робототехника) – техник иҗат, автоматлаштырылган системалар, алар алдан билгеләнгән программалар буенча эшли.

- Digital Art күргәзмәсе.

Шулай ук TATAR HACK цифрлы карарлар (хакатон) эшләү буенча конкурс узачак.

Өч йөздән артык укучы фестивальдә катнашу өчен гариза биргән инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса