Әлмәттә Тукайга багышланган бәйге узды
15 апрельдә "У Тукая" яшүсмерләр клубында Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан нәфис сүз осталарының бәйгесе узды.
Биредә аны 2003 елдан башлап үткәрәләр. Максат - шигъри әсәрләрне башкару сәнгатен популярлаштыру, катнашучыларның сәнгати, эстетик һәм әхлакый зәвыкларын үстерү, татар халкының милли гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү, үсеп килүче яшь буынга Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты үрнәгендә патриотик тәрбия бирү, ди оештыручылар.
Бәйгедә шигърияткә гашыйк булган 12-14 һәм 15-18 яшь категорияләрендә 40ка якын укучы катнашты.
12-14 яшьлекләр арасында беренче урынга - Рузаль Шамсиев, Тимур Бакиров, Владислава Пашкинцева, Амир Шангареев, икенче урынга - Карина Панкова, Элеонора Минхаерова, Алсу Сабитова, өченче урынга - Рузиля Мортазина, Кадрия Нуртдинова лаек булды.
15-18 яшьлекләр арасында беренчелектә - Илназ Закиров, Чебулаева Виктория, икенче урында - Аделя Хәйруллина, Сабина Вәгыйзова. Өченче урында - Азалия Хәбипова, Яна Кассирова.
Иң яхшы башкаручылар 26 апрельдә шагыйрь иҗатына багышланган чарада катнашу өчен тәкъдим ителәчәк.
Резедә Шәмсуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа