Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә «Чолганышлы икмәк» хәтер дәресе үткәрелде

Дәреснең төп максаты – чолганышлы Ленинградның тарихы – йөзләрчә кешенең тарихы булуын күрсәтү.

24нче гыйнвар көнне Әлмәт муниципаль районындагы «Кайгырту» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга иҗтимагый ярдәм бүлегендә балигъ булмаган балалар белән «Чолганышлы икмәк» исемле хәтер дәресе үткәрелде.

Күргәзмә өчен балигъ булмаганнарга Ленинград чолганышында яшәүчеләрнең хикәяләре нигезендә әзерләнгән видеосурәт күрсәтелде, Ленинград чолганышы сурәте булган 125 гр. авырлыктагы «чолганышлы икмәк» үрнәкләре куелды. Балигъ булмаган балалар чолганыш вакытында гаиләләргә бирелә торган икмәк карточкасы белән таныша алдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса