Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә «Студентлар десанты» бөтенроссия акциясенә старт бирелде

Әлеге чара ел саен үткәрелә.

Ел саен гыйнвар ахырында, Россия студентлары көне алдыннан, Россия Эчке эшләр министрлыгы «Студентлар десанты» акциясен уздыра, аның барышында студентлар эчке эшләр органнары бүлекчәләрендә кыска вакытлы стажировка узу һәм полиция хезмәткәрләре эше белән шәхсән танышу мөмкинлеге ала.


В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион институтының 2 нче курс студентлары кинология хезмәте эшчәнлеге белән таныштылар.
Кинология хезмәтенең кече кинологы полиция сержанты Алсу Халикова аларны этләренең эше белән таныштырды.


Кинолог студентларга кинология бүлегенең эшчәнлеге үзенчәлекләре, хезмәт этләренең нинди булуы турында сөйләде, дрессировка кагыйдәләре һәм аларны өйрәнү үзенчәлекләре турында тулырак мәгълүмат җиткерде.


Очрашу ахырында Алсу Халикова акциядә катнашучыларга этләрне ничек дөрес тоту һәм дрессировкалау турында берничә киңәш бирде.
«Студентлар десанты» акциясе атна ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса