Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә «Адымнар» полилингваль мәктәбен 2022 елның августына төзеп бетерергә планлаштыралар

Хәзерге вакытта эш график буенча бара.

Әлмәттәге «Адымнар» полилингваль мәктәбен 2022 елның августына төзеп бетерергә планлаштыралар. Шушы ук датага Түбән Камада яңа комплекс төзү эшләрен төгәлләргә җыеналар. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Хәзерге вакытта ике комплекста да эш график буенча бара. Төзү-монтаж эшләре өченче кат дәрәҗәсендә бара.


Исегезгә төшерәбез, әлеге комплекслар төзелешенә 2021 елның 4 сентябрендә старт бирелде. Моның өчен Түбән Кама һәм Әлмәткә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев килде.

Иң беренче ике комплекс Алабуга һәм Казанда 2020 елның 1 сентябрендә эшли башлады. Нәкъ бер елдан соң Актанышта һәм Яр Чаллыда мәктәпләр ачылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса