Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт балалар бакчасында музей дәресләре уза

Әлмәтнең 6 нчы балалар бакчасында дәресне Р.Фәхреддин музее хезмәткәрләре уздыра.

Музей хезмәткәрләре:  "Балалар бик игьтибарлы, актив катнашып, сорауларга дөрес итеп җавап бирәләр. Май яздык, чишмәгә суга бардык, кунакка барып килдек, уенчыкларны, китапларны сакларга кирәклегенә төшендек. Тәртипле, тәрбияле баланы тәрбиясез баладан аерырга өйрәндек, үзебезне тәртипле тотарга өйрәткән Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре белән таныштык. Мәктәпкә әзерлек төркемендә балалар аеруча актив, кызыксынучан, тиз отып алалар. Бик күңелле булды үзебезгә дә. Рәхмәт яусын тәрбиячеләргә, дәрес үткәрергә чакырган татар теле укытучысы Зәринә ханыма. Бергә-бергә яшь буыныбызга тәрбия орлыклары салыйк", - диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса