Әлмәтлеләр "Акыл фабрикасы"нда катнашты
12-14 ноябрьдә «Ачык университет» белем бирү платформасы «Акыл фабрикасы» республика форумын оештырды.
Өч көнлек программа дүрт юнәлешне үз эченә алды: IT, мәгариф, маркетинг һәм этномәдәни проектларны алга этәрү, мәдәният & Урбанистика. Тыңлаучыларны өч көн дәвамында экспертлардан лекцияләр, авторлык мастер-класслары, дискуссияләр, шулай ук воркшоплар һәм кейсларны тикшерү көтте.
Анда әлмәтлеләр дә катнашты. "Чара бик файдалы булды, яңа мәгълүмат тупладык, белемнәребезне ныгыттык", - ди алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа