Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бәйрәм - ул һәрвакыт могҗиза

Бөтендөнья хайваннарны яклау көне кешелек игътибарын хуҗасыз хайваннарга ярдәм итүгә, әйләнә-тирә мохитны саклау буенча активлыкны арттыруга, җәнлекләрнең юкка чыга торган төрләре югалуына юл куймауга, браконьерлыкка каршы көрәшүгә юнәлтә.

Әлеге дата уңаеннан Чупай авылының «Ромашка» балалар бакчасы мөдире Гөлсинә Әхмәтҗанова белән берлектә «Кызыл китап. Хайваннарны саклау көне» дигән чара уздырдык. Балаларда табигатькә, тереклек дөньясына карата сак караш тәрбияләү, аеруча аларның яшәү урыннарын якларга һәм сакларга өйрәтү безнең төп бурычларның берсе иде.

Бәйрәмгә әзерләнү шатлык, дулкынлану, җаваплылык хисе уята. Чара матур итеп бизәлгән залда узды. Аның барышында балалар табигатьтәге барлык хайваннар, кошлар, бөҗәкләрнең кирәк булуын аңладылар. Тәрбияче Фиалка Хәсәншина хайваннарны киләчәк буыннар өчен сакларга кирәклеген әйтеп үтте, балаларга яхшы таныш булган керпе, соры гөберле бака, төлке һәм бүреләр турында сөйләде, шул турыда мәкаләләр укып күрсәтте. Балалар хайваннар турында белемнәрен тулыландырдылар, «Аю белән бүре», «Ак куян» уеннарын уйнадылар, матур итеп татарча шигырьләр сөйләделәр, уенчыклар ярдәмендә дөрес итеп йорт хайваннарын һәм кыргый җәнлекләрне төркемнәргә аердылар, исемнәрен искә төшерделәр. Әлеге чарада балалар хайваннарны рәнҗетмәскә, табигатьне якларга, яратырга кирәклеген аңладылар.

Балалар бакчасында бәйрәм - ул һәрвакыт могҗизалар, тылсымлы төсләр, балаларның шат тавышы. Шушы көннәрдә балалар белән бергә «Көз бездә кунакта!» дигән бәйрәм дә уздырдык. Көзне күңелсез дисәләр дә, балалар сары яфракларга, коеп яуган яңгырга да сөенә белә. Шуңадыр инде, көзге бәйрәм - аларның яраткан бәйрәмнәренең берсе. Чарабыз бик күңелле узды, кунак булып Көз патшабикәсе белән Яңгыр кызы килде. Балалар кунакларыбызга матур итеп татар телендә шигырьләр сөйләп күрсәттеләр, алар белән бергә җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар.

Безнең төп максатларның берсе - балаларда туган җиребезгә, туган телебезгә мәхәббәт, икмәккә хөрмәт тәрбияләү, табигатьне, хайваннарны яратырга өйрәтү.

 

Фиалка Хәсәншина, «Ромашка» балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса