Әлмәт укучылары өчен судта экскурсия оештырылды
Мәгариф

Әлмәт укучылары өчен судта экскурсия оештырылды

Әлмәт шәһәр судында "Правосудие от А до Я" проекты кысаларында укучылар белән очрашу узды.

Укучыларга утырышлар залын күрсәттеләр. Суд процессы турында сөйләделәр.

Ә балалар судьяга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, судья аларга  юрист профессиясе турында да сөйләде.