Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Татнефть”нең җыелма КВН командасы капитаны Әлмәттә тоталь диктант текстын укыячак

Бер үк вакытта 1000 шәһәрдә, 70 илдә яшәүче барлык теләүчеләр дә рус теле буенча белемнәрен тикшерә алачак.

“Татнефть”нең җыелма КВН командасы капитаны Алмир Хәсәнов Әлмәт дәүләт нефть институты бинасында тоталь диктант текстын укыячак.

Грамоталылыкны тикшерү буенча халыкара акция бу шимбәдә, 10 апрельдә, 14.00 сәгатьтә узачак.

 

Быел диктант авторы — язучы, радио алып баручы, журналист, сценарист, «Метро 2033», «Метро 2035» һәм «Текст» кебек бестселлерлар авторы Дмитрий Глуховский. Махсус акция өчен ул мирас һәм хатын-кызларның тормышта  үз урыннарын табу  темасына багышланган тулы бер хикәя язган. Язылган текст мотивлары буенча кыска метражлы «Обещания» фильмы төшерелгән, ул барлык мәйданчыкларда диктант язар алдыннан күрсәтеләчәк.

Әлмәттә, нефть институтыннан  тыш, рус теле буенча белемнәрне 15 мәйданчыкта - Әлмәт политехника техникумы, Әлмәт һөнәри көллияте, Әлмәт медицина көллияте, 2, 4, 10, 11, 12, 16, 20, 21,24, 25 номерлы мәктәпләрдә,  5 нче гимназия, 2 нче лицейда тикшертергә мөмкин булачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса