Әлмәт таңнары

Әлмәттә яшүсмерләр арасында хәрби-спорт уены узды

Барлык биремнәр теоретик белемнәрне һәм практик күнекмәләрне тикшерү өчен эшләнгән иде. Яшь сугышчыларны «Снайпер», «Күбәләк», «Болото», «Фронт җыры», «Картография» һ. б. сынаулар көтә иде.

Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында шәһәрнең яшьләр (яшүсмерләр) клублары арасында «Ратник-2021» хәрби-спорт уены узды.

 

Салкын һава торышына карамастан, үсмерләр җиңүгә омтылышларын югалтмадылар һәм барлык биремнәрне теләп башкардылар. 

Реклама

14-16 яшьлекләр арасында I урынны “Юность” яшүсмерләр клубы, II урынны “Ракета”, III урынны  “Луч” алды. 

17-18 яшьлек катнашучылар арасында җиңүне “Спартак” яулады. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: