Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт яшьләрен воркшопта катнашырга чакыралар

Быел Татарстанның 4 шәһәрендә “Нәтиҗәле диалог” дигән воркшоп узачак.

Әлмәт, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Бөгелмә яшьләрен көчле белем бирү программасы көтә, анда ТР яшьләр тренинг үзәге экспертлары-тренерлары сәгать ярымлык мастер-класс үткәрәчәк.

Программа проект менеджменты, эмоциональ интеллект, нетворкинг, ораторлык осталыгы кебек блоклардан тора.
Воркшопта 16 яшьтән 35 яшькә кадәргеләр катнаша ала. Барлык катнашучылар да сертификатлар алачак.

Әгәр сез онлайн һәм оффлайн коммуникацияләрдә үз күнекмәләрегезне көчәйтергә, эмоциональ интеллектны үстерергә һәм шәхси үсеш траекториясен төзергә теләсәгез, сезне оештыручылар воркшопта көтә.

Әгәр сездә шәһәр хакимиятенә тәкъдим итәргә теләгән идея яки проект бар икән, шулай ук гариза тутырыгыз һәм сезгә, һичшиксез, ярдәм итәчәкләр.

15 март 23:59 сәгатькә кадәр @kontakt_almet профилендәге сылтама буенча теркәлергә һәм гариза бирергә өлгерергә кирәк.

Катнашу мәсьәләләре буенча +7 (962) 577-10-36 (Гөлшат Габдрахманова) номерына шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса