Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яшь талантлар

Бер үк вакытта матур итеп рәсем дә ясый, мәкаләләр дә яза алучы кешеләр сирәк.

Әлмәтнең 1 нче һәм 2 нче сәнгать мәктәпләрендә укучы бер төркем балага ике өлкәдә дә сәләт мулдан бирелгән.

«Әлмәт «Яңа исемнәр» күзлеге аша» дигән буклет белән танышканнан соң моңа ныклап ышанасың.

Май аенда «Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият» программасы һәм «Яңа исемнәр» Хәйрия фонды тарафыннан «Зенит» банкының «Мастер-класс» иҗат мәктәбе катнашында шушы исемдәге әдәби-график проектка старт бирелгән иде. Анда Әлмәтнең 1 нче һәм 2 нче сәнгать мәктәпләрендә укучы 17 бала һәм аларның укытучылары катнашты.

Яшь рәссамнар танылган Мәскәү рәссамы һәм әдәбиятчысы Евгений Ладыгинның осталык дәресләрен узды, видеоконференция форматында аның белән даими аралашып торды. Әлмәтнең төрле истәлекле урыннарында булып, рәсемгә төшерделәр һәм шул хакта әдәби язмалар да әзерләделәр.

Бер көнне шәһәр күленә бардык, икенче юлы мәйданга. Хәзер Әлмәтебезнең төрле урамнарындагы торак йортлар диварларында мураллар бар, һәйкәлләребез дә шактый. Бәлки элегрәк бөтен матурлыкны күреп тә бетермәгәнбездер, ә проект безгә туган калабызны яңадан ачарга ярдәм итте, – ди 1 нче сәнгать мәктәбе укытучысы Светлана Абдуллина.

Балаларның тырышлыгы бушка китмәде: «Әлмәт «Яңа исемнәр» күзлеге аша» дигән уникаль буклет дөнья күрде, анда «Шәһәребезнең истәлекле урыннары» темасына иллюстрацияләр һәм әдәби язмалар керде. Әлеге буклет кала кунакларына менә дигән бүләк тә, мәгълүмати чыганак та.

Яшь рәссамнарның иҗади эшләре арасында бәйге дә үткәрелде. Бәйге лауреатлары «Яңа исемнәр» фонды стипендиясенә лаек булдылар.

Икенче дәрәҗә лауреат исеме Владимир Картышовка бирелде, беренче урында – Камилә Абдуллина. Жюри карары белән проектта катнашкан Полина Ефремова да стипендияле булды. Бәйгенең иң югары бүләге – Гран-при иясе Илина Сәгыйдуллина. Полина һәм Илина Суздальдә узачак «Яңа исемнәр» фондының Халыкара җәйге иҗат мәктәбенә чакыру алдылар. Бу рәссамнар барысы да 1 нче сәнгать мәктәбеннән.

Бәйгедә катнашкан һәр балага буклет, фонд директоры – танылган пианист Денис Мацуев имзасы белән диплом тапшырылды.

Без сезгә зур өметләр баглыйбыз, сезнең арада китап бизәүчеләр булуын телибез, шәһәребезнең соры төстәге биналары шактый, сезнең ярдәм белән алар матур кыяфәткә керсен иде, идеяләрегезне көтеп калабыз, ә без сезгә мөмкин кадәр ярдәм күрсәтербез, – диде «Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият» программасы директоры Флюра Шәйхетдинова.

 

Наилә Ганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса