Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Зәһәр салкыннарда Әлмәт укучылары мәктәпкә бармаска мөмкин

- 23 градус салкын булганда, авыл мәктәпләрендәге башлангыч сыйныф укучыларының дәресләре булмый.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, һава артык салкын булганда, дәресләрнең булмавы турында искәртте.


Авыл мәктәпләрендә башлангыч - 1-4 нче сыйныфларда - 23 градус салкында дәресләр булмый, шәһәр мәктәпләрендә - 25 градус салкын булганда.


Авыл мәктәпләрендә 5-9 нчы сыйныф укучыларының -25 градус салкында дәресләр уздырылмый, шәһәр мәктәпләрендә - 27 градус салкын булганда. Өлкән сыйныф укучыларына килгәндә, алар -30 градус салкын булганда мәктәпкә бармаса да була, шәһәр мәктәпләрендә - 32 градус салкын булганда.


4.2.2821-10 санитария кагыйдәләре һәм нормалары нигезендә, кыш көне түбәндәге һава торышында ачык һавада физик культура буенча дәресләр уздырырга ярый: 12 яшькәчә балаларда җилсез һавада 9 градуска кадәр салкын булганда, 6 градуска кадәр салкын һәм 5 м/сек җил булганда, 3 градуска кадәр салкын һәм 6-10 м/сек җил булганда.

12-13 яшьлек балалар өчен ачык һавадагы дәресләр 12 градуска кадәр салкын җилсез һава булганда уздырыла ала, 8 градуска кадәр салкын һәм 5 м/сек кадәр җил булганда, 5 градуска кадәр салкын һәм 6-10 м/сек кадәр җил булганда.

14-15 яшьлек балалар өчен әлеге күрсәткечләр түбәндәгечә: дәресләр 15 градуска кадәр салкын җилсез һава булганда уздырыла, 12 градуска кадәр салкын һәм 5 м/сек кадәр җил булганда, 8 градуска кадәр салкын һәм 6-10 м/сек кадәр җил булганда. 16-17 яшьләрдәге яшүсмерләр өчен: 16 градуска кадәр салкын җилсез һава булганда, 15 градуска кадәр салкын һәм 5 м/сек кадәр җил булганда, 10 градуска кадәр салкын һәм 6-10 м/сек кадәр җил булганда.

10 м/сек артык тизлек белән искән җилдә ачык һавада дәресләр уздырылмый.

Шул ук вакытта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, 25 градус һәм аннан түбәнрәк температура булганда, балаларны мәктәп автобуслары белән ташуны туктатырга һәм аларны муниципаль берәмлектән читкә чыгармаска кирәк, дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса