Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт укучылары республиканың Яңа ел Чыршысында катнаштылар

Бәйрәмгә бөтен республикадан 8 меңнән артык бала чакырылган иде.

Алар предмет олимпиадалары, спорт ярышлары, иҗади бәйгеләрдә җиңүчеләр һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар.  


Балаларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. «Сез төрле, ләкин барыгызны да ихтыяр көче, үҗәтлек, тырышлык берләштерә», — диде ул.

 
Бәйрәмдә Әлмәт балалары да катнашты. Алар арасында Руфинә Уренцова да бар. Быел җәй көне ул күлдә батучы малайны коткарган. 


Шулай ук шәһәрдән Адилә Сабурова да Казандагы Яңа ел бәйрәменә барды. Адилә – уку алдынгысы. Ул республика олимпиадаларында җиңгән. 


Кызларга Татарстан президентының гадилеге, аралашучан булуы ошаган. Алар бәйрәм чарасын да бик яратып караганнар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса