Әлмәт балалар бакчасында “Светофор ярдәмчеләре” квест-уены уздырылган
Мәгариф

Әлмәт балалар бакчасында “Светофор ярдәмчеләре” квест-уены уздырылган

Балаларга юл йөрү кагыйдәләре буенча тематик китаплар бүләк ителгән.

Шәһәрнең 6 нчы “Жар-птица” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр квестта юл йөрү кагыйдәләрен кабатлаганнар.


Чара Әлмәт ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан балаларда юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү, яктылыкны кире кайтаручы элементларны популярлаштыру, юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен пропагандалау максаты белән уздырылган.