Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татарстанда үзмәшгульләрне укытып, стипендия бирәчәкләр

Бүгенге көндә Татарстанда үзмәшгуль булып 94 мең кеше теркәлгән

Үзмәшгуль булырга теләгәннәр өчен ТР Икътисад министрлыгының бушлай “Үзмәшгульлек старты” белем бирү программасы эшли башлады.

Катнашучылар белем алу белән бергә үз эшләрен башлау өчен 50 мең сум күләмендә стипендия дә алачаклар. Әлеге проектта 18-65 яшьләрдәге үзмәшгуль булып теркәлгән кешеләр катнаша ала.
Аларга микробизнесның үсеше буенча 6 дәрес күрсәтеләчәк. Уку нәтиҗәләре буенча 5 иң яхшы үзмәшгульгә 50 мең күләмендә стипендия түләнәчәк.

Әлеге проект «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында башкарыла.

Сорауларыгыз булса, +7-962-575-86-98 (Ирина Сергина) номерына шалтыратып белешә аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса