Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт студенты 2 нче дәрәҗә диплом алган

Олимпиадада катнашу тест формасындагы биремнәрне үз эченә алды.

22 октябрьдә Казан медицина көллияте базасында Совет һәм Совет чорыннан соңгы ТАССР тарихы буенча ТР медицина белем бирү оешмалары студентлары арасында читтән торып олимпиада уздырылды.

Олимпиада иң сәләтле һәм талантлы студентларны ачыклау, аларның һөнәри компетентлыгын камилләштерү, укучыларның иҗади потенциалын тормышка ашыру, педагогик хезмәткәрләрнең мотивациясен һәм иҗади активлыгын арттыру максатыннан оештырылды.

Олимпиадада катнашу тест формасындагы биремнәрне, вакыйгаларны хронологик тәртиптә урнаштыру өчен биремнәрне, ТАССР һәм Татарстан Республикасының иҗтимагый-сәяси эшлеклеләрен белүгә бирелгән биремнәрне үз эченә алды.


Карина Рычкова укытучы Татьяна Чукашова җитәкчелегендә барлык биремнәрне дә яхшы үтәгән һәм 2 нче дәрәҗә диплом алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса