Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Җырчы Алсуның кызы “Голос”та алган премиясен Анжела Вавилова фондына биргән

Хәйрия фонды Казанда икенче хоспис төзү өчен акча җыя.

Җырчы Алсуның кызы Микелла Абрамова Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фондына акча күчергән. Әлеге акчалар яңа стационар төзү өчен тотылачак. Бу хакта фондка нигез салучы Владимир Вавилов үзенең Facebook аккаунтында хәбәр итте.

Микела Абрамова "Голос" тапшыруында алган премиясен Анжела Вавилова фондына күчерү турында килешүне имзалаган.

“Бүген Анжела Вавилова исемендәге фондка акчалар күчте. Алар Казан хосписы эшчәнлеге һәм яңа стационар төзелеше өчен тотылачак. Шулай итеп булачак хоспис исәбендә хәзер 30 миллионга якын акча бар! Кадерле Микелла, Алсу, Ян, ярдәмегез һәм терәк булуыгыз өчен рәхмәт сезгә”, - дип язган Владимир Вавилов үзенең социаль челтәрдәге битендә.

Фото: Владимир Вавилов в Facebook

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса