Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ришат Төхвәтуллин эстрада җырчылары берлеге оештырырга тәкъдим итә

Җырчы фикеренчә, профессиональ берлек татар җырының дәрәҗәсен күтәрә алыр иде.

Җырчы Ришат Төхвәтуллин эстрада җырчыларының уртак проблемаларын дәүләт органнарына җиткерә алырлык профессиональ берлеген оештырырга кирәк дигән фикердә. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында әйтте.

“Татар теле, эстрадага кагылышлы күп мәсьәләләрне чишәргә мөмкин булыр иде дип уйлыйм. Безнең арадагы берәр авторитетлы кеше шушы оешманы булдыра алса, бик әйбәт булыр иде. Һәм инде безнең арадагы берәр кешебез хөкүмәт тарафына да безнең фикерләрне җиткерә алыр иде дип уйлыйм”, - диде ул. Берлек рәисе Зөфәр Хәйретдинов була алыр иде, дип саный җырчы.

Җырчылар өчен уртак проблемалар берничә, ди Ришат Төхвәтуллин. Мәсәлән, дөрес булмаган концерт графиклары: кайбер айларда Казанда, башка шәһәрләрдә берничә җырчы концерт куя, ә кайбер айларда бер концерт та юк. Нәтиҗәдә, җырчыларга да, тамашачыларга да кыен. Икенчедән, үз исеменнән генә эш иткән җырчының дәүләт вәкилләренә мөрәҗәгать итәрлек мөмкинлеге юк.

“Татарстандагы концертларыма чакыру билетлары белән республикабыздагы вәкилләрне чакырдым. Һәм инде мин ишегалдыннан да үтә алмадым. Минем чакырулар аларга барып та җитмәгәндер, бәлки”, - диде ул.

Ришат Төхвәтуллин әйтүенчә, татар җырчылары Россия шәһәрләрендә концерт куйганда, акча экономияләү максатыннан, арзанлы, ремонтланмаган, шәһәр читендә булган залларда концерт куя. Нәтиҗәдә, ул шәһәрләрдәге халык алдында татарларның абруе төшә “Татар халкы нишләп шундый затсыз, яраксыз залларда концерт карарга тиеш? Ул берлек булса, шундый мәсьәләләрне дә чишәргә мөмкин булыр иде”, - ди җырчы.

Җырчы берлек булуы татар җырын дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирер иде дигән фикердә. Казанда профессиональ тавыш яздыру студиясе, кыйммәтле аппаратура булганда, бу проблеманы да хәл итеп булыр иде, диде ул. “Техника булмау аркасында үзебезнең эстраданың аранжировкасының дәрәҗәсен күтәрә алмыйбыз”, - ди җырчы.

 

Фото: Рамиль Гали/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса