Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Раил Садриевның помидорлары өлгерә инде

Буа театры директоры Раил Садриевның өлгермәгән җире юк.

Ул бер дә тик ятмый, инде помидор үсентеләрен теплицага күчереп йөри. Сабантуйларга помидорлардан авыз итергә уйлый. «Помидорлар әзер, башлыйбыз, хәерле сәгатьтә. Бакчачылар, беләсез инде, язның бер көне елны туйдыра. Шуңа күрә иртәдән торып чыгарга туры килә. Әйттем инде, менә бу помидорлар, рассадалар. Бүген 17 апрель. Аллаһ бирса бу помидорларны 1 июньннәргә, ну бер айдан инде ашарга ярый торган булачак, сабантуйларга өлгерәчәк инде. Җитә, нормально», дип сөйли ул.

Комментарийларда Раил Садриевны мактыйлар, булганнар бар да була инде диләр.

Ә сезнең помидорлар ни хәлдә?

Фото: Инстаграм

http://www.sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса