Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әпипә кабат Әлмәттә «гастрольдә»

Әлмәттә беренче татар мюзиклы – «Әпипә» музыкаль комедиясен тәкъдим иттеләр. Елның көтеп алынган киносын әлмәтлеләр «Нефтьче» Мәдәният сараенда тамаша кылды.

Хәтерлисезме, 90 нчы елларда Яңа ел төнендә яше-карты мөкиббән китеп «Старые песни о главном» карады. Ул чорда каналлар юк дәрәҗәсендә, интернетсыз вакыт, җырчыларны, җырларны зәңгәр экраннардан гына күзәтә алу мөмкин иде. Өстәвенә, кызыклы сюжетта, көтелмәгән образларда танылган артистларны карау, аларның кызык-мызыкларын ахырдан сөйләмдә куллану, җырларын көйләп йөрү дәрт тә биргән, күңелләрне дә күтәргән. Ниһаять, 23 елдан соң («Старые песни о главном»ның беренче чыгарылышы 1996 елда күрсәтелгән – Г.Г.) татарда да тәүге мюзикл төшерелде. Әлеге эшкә Миләүшә Айтуганова алынды һәм татар эстрадасы йолдызлары, театр артистлары белән күңелле, җырлы-биюле музыкаль кинокомедия төшерде.

Мәдәният сарае залы шыгрым тулы. Ни дисәң дә, «Әпипә» турында узган елдан бирле сөйләделәр, аның безнең шәһәрдә, кайбер авылларда төшерелүе турында да күпләр хәбәрдар иде. Үзеңнеке якын шул: экраннан Әлмәт урамнары, аеруча кош биеклегеннән шәһәр күренә башлау белән артистларның алкышларын зал күтәреп алды. Ә җырчыларның нефтьчеләр башкаласын зурлаулары юкка түгел, кино төшерү чорында алар әлмәтлеләрнең кунакчыллыгына, ярдәмчеллегенә таң калган. Экс-мэр Айрат Хәйруллин үзләренә игътибарны мулдан бүлгән, идарәләр, аеруча мәдәният өлкәсендә хезмәт куючылар аларга яшәү, эшләү өчен шартлар тудырган, «любой каприз»ларын канәгатьләндергән дип әйтү арттыру булмастыр. Әмма сүз башын дәвам итеп, «за ваши деньги» дип өстәү бу очракта урынлы түгел.

- Әлмәтнең роле һәм фильмга керткән өлеше бәяләп бетергесез. Аны акча белән исәпләп тә булмый. Әгәр биредә «бездән ярдәм көтмәгез», дип кырт кискән булсалар, бу фильм төшерелмәс иде, - ди фильмның идея авторы продюсер Миләүшә Айтуганова. – Бик җылы кабул иттеләр. Безгә ярдәм итүчеләр үзләренең шәхси хезмәте итеп кабул итте моны. Кинокадрларга эләгүчеләрдә дә, мөгаен, акча дигән уй булмагандыр, ул аларга рәхәт хисләр бүләк итте, тарихка кереп калам дигән теләк белән яндылар. Артистлар да бушка эшләде.

Ә менә иң истә калган вакыйгалар дип Миләүшә ханым профилакторийда яшәүләрен атады. Иртәнге 4 тә кызларның киенеп-ясанып, әзер торулары, бертуктаусыз төнге 11 гә кадәр эшләүләре ул чорда авыр булса да, хәзер моны көлеп искә алалар. Ә фильмдагы кызыклы хәлләрне: «Бу безнең тормышның юморга бай булуы чагылышы», - ди продюсер. «Әпипә» Әлмәттән тыш, Биектау, Питрәч, Казанда да төшерелгән. Димәк, ансамбльнең гастрольләре озын һәм күңелле юл узган.

Фильмның иҗат төркемен район башлыгы Тимур Нагуманов та сәламләде. Ул аларга Әлмәтне сайлаулары өчен рәхмәтен белдерде һәм татар киносын күтәрүдә ярдәмнең киләчәктә булачагына ышандырды.

«Әпипә»не әлмәтлеләр рәхәтләнеп карады. Ул мәхәббәт, гаделлек, кыюлык, гастрольләр турында. Көлдерделәр дә, чынбарлыкны юмор аша җиткереп, чеметтеләр дә. Эстрада җырчылары гына түгел, үзебезнең театр артистлары да оста уйнады кинода. Уртак тырышлык белән «Әпипә»нең бу гастроле онытылмас килеп чыкты, ике йөрәкне кавыштырды да әле ул.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

 

 

Ни өчен Әлмәт?

- Чөнки безгә күзәтү тәгәрмәче кирәк иде. Казанны сайлыйсы килмәде, аны бөтен кеше белә. Ә фильмда гастроль республика буенча бара. Узган ел Чаллыда күзәтү тәгәрмәче эшләмәде һәм очраклы рәвештә Әлмәткә тукталдык. Элеккеге район башлыгы Айрат Хәйруллинга килгәч тә ул беренче сүздән үк мине хуплады. Якты йөз күргәч, канатланып киттем. Бүген баш иеп, рәхмәт әйтәм, - ди продюсер.

Безгә халык киносы кирәк. Шул рәвешле без халыкны җәлеп итеп, милли кинога тартып китерәбез. Әле Татарстанда ул зур дәрәҗәдә үсеш алмаган, бу аның башы гына.

Миләүшә Айтуганова

 

Алсу Әбелханова,

Татарстанның атказанган артисты:

- Фильмны узган җәй төшергән идек, әмма ул кичә генә булган кебек. Бүген «Нефтьче»дә тулы зал күргәч, моннан китмәгән дә кебек тоелды. Чөнки киноның финал өлеше шушы залда төшерелде. Әлмәт бик кунакчыл шәһәр, юкка гына продюсер аны сайлап алмаган. Үземә тәнкыйть белән карый торган кеше мин. Әмма фильм коллектив хезмәт, ул яхшы килеп чыкты. Шуңа да үземә караганда коллективны югары бәялим.

  • Һич уйламаганда коллективта яңа баянчы пәйда була. Кызлар шунда ук аңа күз ата, ә ул костюмер кызга гашыйк була. Мәхәббәт тарихы артистларның төрле вакыйгаларга бай булган концерты белән үрелеп бара. Гастрольләрнең кульминациясе – героиняларның күзәтү тәгәрмәчендә тукталып калуы. Менә шул вакытта артист кызлар үз «битлек»ләрен салып ташлый һәм яшь аралаш тормыш проблемаларын ачып сала...
  • · Фильмда Фирдүс Тямаев, Элвин Грей, Алсу Әбелханова, Алинә Шәрипҗанова, Дилә Нигъмәтуллина, «Зө-Ләй-Лә», Гөлшат Имамиева, «Фәридә-Алсу» дуэты уйный. Төп рольләрне Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актерлары – Артем Пискунов, Резедә Сәлахова, Рөстәм Гайзуллин, Зөлфия Вәлиева башкара.

 

 

☺☺☺

Төп герой Илдар таксистка:

- Әлмәткә алып барыгыз әле?..

- Андый изге җиргә миллион сум акча түләсәләр дә бармыйм.

- Ник?

- Анда минем теща яш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса