Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әнвәр Нургалиевның сәхнәгә стакан тотып чыгуы зур бәхәс куптарган

Шагыйрә Ләйлә Дәүләтова Әнвәр Нургалиевның "Дуслык күпере"ндә ясаган чыгышын Инстаграмга куйган. "Халык тын да алмый Әнвәрне карый, әллә җыры шәп, әллә җырчысы. Ничек уйлыйсыз?" - дип язган ул.

Аңа җавап итеп, кайбер тамашачылар Әнвәрнең авырган көе сәхнәгә җырларга чыгуын тәнкыйтьләп яза.

"Авырган көе сәхнәгә чыкмасыннар иде артистлар. Сәхнә алдына бокал белән су куеп... Ничектер матур күренеш түгел", - дип язган бер интернетчы.

Аңа каршы төшеп: "Артист кеше түгел мәллә? Ул синең шикелле килеп кенә утырмый бит, җырлый-сөйли, нинди гаеп таптыгыз тагын. Акылыгызга килегез инде бераз", дип язганнар.

Бәхәскә пародияче Данир Сабиров та кушылган: "Артист эчмәскә тиеш, һәм ашамаска, һәм кыланмаска, тавышы булса, моңы булмаска тиеш, яки киресенчә. Кыскасы, нәрсә әйтәсемне оныттым. Ә, артист онытмаска тиеш", дип көлә ул.

Әнвәр Нургалиев үзе дә: "Су эчүнең гаебе юк инде, тамак җырлаганда түгел, сөйләшкәндә дә кибә", дип язган.

Фото: Инстаграм

http://matbugat.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса