Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ник барысы да Данирның хатынына бәйләнә?

Талантлы артист, пародия остасы, үзе җырчы, үзе биюче Данир Сабировны Инстаграмда мактап туя алмыйлар.

Тик хатыны Миләүшәгә генә һәрвакыт таякның каты башы эләгә! Киемнәрен, бизәнүен, чәчләрен һәм күзләрен туйганчы сөйләделәр... Хәзер исә Миләүшәнең хәрәкәтләнүенә чират җиткән икән. Данир Сабировның гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлап керткән видеосы астында: «Олы кызың үзең кебек активный, молодец, извини, хатының агач», – дип яза бер уртача яшьтәге ханым. Данир һәрвакыттагыча, артык югалып тормыйча «Эх, сезнең кебек талант иясе түгел шул. Үземнең яраткан агачым. Нинди генә кыенлыклар булмасын бөгелми дә сыгылмый да. Бәхетле булыгыз», – дип җавап кайтарган үзенә.

Шул рәвешле бик күпләрне кызыксындырган сорауны калкыткан бер язылучы: «Ник барысы да Данирның хатынына бәйләнә? Дәшми генә көнләшегез. Шундый матур гаилә», – дип фикерен төгәлли ул.

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм

http://sahne.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса