Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Мәдәни мохит» Әлмәт районы авылларына да барып җитте

«Мәдәни мохит» хәзер Әлмәт районының авылларында да уза.

Проект кысаларындагы беренче чаралар 3 август көнне оештырылган иде. Узган шимбәдә районның  35 мәдәният йортында һәм 10 клубта 98 төрле күңел ачу чарасы булып узды. Мондый күңелле очрашулар августның һәр шимбәсендә районның 36 авыл җирлегендәге 50 мәдәни-ял итү учреждениесендә уздырылыр дип көтелә.

Проект авылларда актив мәдәни мохитне үстерүгә һәм авыл кешеләренең иҗади процесска җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Үткәрелгән чаралар арасында төрле мастер-класслар, рәсем бәйгеләре, чәй фестивальләре, сабын куыклары шоу-программасы, карбыз кичәсе, караоке-баттл, шулай ук велоузышлар, шашка һәм шахмат буенча ярышлар да булды.

Авыл кешеләре арасында «Ачык микрофон» мәйданчыгы аеруча популяр булды. Анда проектта катнашучы һәр кеше үзенең иҗади сәләтен күрсәтә алды. Барлыгы 1507 кеше бу көнне төрле акцияләрдә катнашып, күңелле ял итте.

http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса