Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр IV Гомумевропа Сабантуенда катнашты

16 июнь көнне Эстониянең Таллин шәһәрендә IV Гомумевропа Сабантуе узды.

Биредә Польша, Литва, Латвия, Финляндия, Германия, Швеция, Бельгия һәм Чехия илләренең вәкилләре дә катнашты.

Татарстан делегациясе һәм Әлмәт муниципаль районында яшәүчеләр исеменнән Таллин халкын һәм кунакларны татар, рус һәм эстон телләрендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Шабалин сәламләде.

Сабантуй халкыбызның милли уеннары булган күз бәйләп чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, йомырка салынган кашык белән йөгерү, тизлеккә кадак кагу һәм милли көрәш белән үрелеп барды. Бәйрәмдә төрле илләрдән егермегә якын иҗат коллективы - биючеләр, музыкантлар, җырчылар, актерлар чыгыш ясады.

Татарстанның зур делегациясен Казан шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы артистлары тәшкил итте. Алар арасында Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле коллективы, Россия опера җырчысы, Россиянең атказанган артисткасы, Татарстан Республикасының халык артисты Резедә Галимова, җырчы һәм композитор Илназ Бах, Татарстан Республикасының атказанган артисты Рөстәм Асаев, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты Алисә Мамина, татар эстрадасы йолдызлары Булат һәм Дилә Нигъмәтуллиннар, «Зө-Ләй-Лә»  төркеме, Әлмәтнең Илнур Әглиуллин җитәкчелегендәге   «Мириданс» халык бию ансамбле, Әлмәт татар дәүләт драма театры артистлары, танылган спортчылар һәм күп тапкырлар Татарстан һәм Россия чемпионы һәм дөнья чемпионы булган Ильяс Галимов та бар иде.

Әлмәт районы РАЙПОсы исә килгән кунаклар һәм шәһәр халкына зур бүләк ясады. Бәйрәмгә килгән һәркем РАЙПО хезмәтәкләре пешергән  150 килограммлы татарның милли баш киеме булган түбәтәй формасында ясалган чәк-чәктән авыз итте. Ә Әлмәт туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре тарафыннан Таллинга китерелгән экспонатлар, костюмнар, көнкүреш предметлары бәйрәмнең милли рухын тудырды.

 

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса