Әлмәткә Олег Митяев һәм Галина Хомчик КИЛӘ
13-14 июль көннәрендә Әлмәттә мәйдан территориясендә «Очрашу урыны – Әлмәт» ачык бард җырлары фестивале узачак.
Чара «Татнефть» компаниясенең хәйрия фонды оештырды. Бәйгегә башкаручылар һәм иҗат коллективлары чакырыла. Гаризалар 5 июльгә кадәр кабул ителәчәк. Фестивальнең приз фонды-600 000 сумны тәшкил итә. Җиңүчеләрне «Автор һәм башкаручы», «Шигърият», «Башкаручы», «Музыка авторы», «Иң яхшы коллектив» номинацияләре буенча билгеләячәкләр.
Фото:https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа