Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлфия Авзалова яшәгән йортка истәлек тактасы куелачак

Мәрхүмә җырчы Туфан Миңнуллин урамындагы 8а йортында 2004 елдан 2017 елга кадәр яшәде.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанда ТАССРның халык артисткасы Әлфия Авзалова истәлегенә мемориаль такта урнаштыру турында карар имзалады.

Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татар дәүләт филармониясе легендар җырчының истәлеген мәңгеләштерергә тәкъдим иткән. Мемориаль такта Туфан Миңнуллин урамындагы 8а йорты фасадында булачак. Җырчы ул йортта 2004 елдан 2017 елга кадәр яшәде.

Мемориаль тактага рус һәм татар телләрендә түбәндәге эчтәлекле язма биреләчәк: «Бу йортта 2014 - 2017 елларда күренекле татар җырчысы Әлфия Авзалова яшәде».

  • Җырчы 2017 елның 15 июнендә 85нче яшендә вафат булды. 

 

Фото: архив / Салават Камалетдинов

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса