Дилә үзе дә бу хакта уйлана икән, ул үзен үзенең подписчигы итеп күз алдына китереп фотога комментарийлар язган.
«Хәерле көннәр!!! Бу фото астына Үземне сезнең подписчиклар итеп күз алдына китереп шундый комментарийлар башка килде: - Кайларга очасыз ? - Әллә абыеңның китәсе килмиме ? - Абыйлы-сеңелле гел бергә, молодцы. - Яраткан җырчыларыбыз. Мондыйлар да булырга мөмкин:
- Син гел абыең белән, ирең юкмы әллә? - Бу сезнең ирегезме? - Гел гастрольдә, Сәфинәне кем карый.
Берәр комментарий туры килдеме икән сезнеке белән? Сезнең вариант?» дип язган ул.
Комментарийларда бер язылучы «Ирең белән аерылганны беләбез, бу ирең түгел һәм дә Сәфинәне я әтисе, я башка туганнар карап тора», дип язып куйган.
Автор: Г.Шәрәпова