Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Илсөя Бәдретдинованы мескенләнеп атказанган исеме сорауда гаеплиләр

Соңгы вакытта күп кеше җырчы Илсөя Бәдретдиновага ни өчен Татарстанның атказанган артисты исеме бирелмәвен сөйлиләр. Илсөя үзе бу хакта җыр да чыгарды.

Продюсер Рифат Фәттахов та бу хакта үзенең инстаграмында язып чыккан. Рифат Фәттахов аны һичшиксез бу исемгә лаек дип саный. «Үзенең репертуары, үз җыры, ярылып яткан индивидуаль башкару осталыгы, үз тамашачысы булган, 16 ел иҗаты булган җырчы, һичшиксез, рәсми танылуга да лаек», дип яза ул. Кирәк булса Ваһапов фонды бу эштә рәсми катнашырга әзер икән, чөнки алар ‒ иҗади хезмәттәшлектә. «Уңышлар сиңа, Илсөя! Барысы да әйбәт булыр!», дип яза продюсер.

Бу пост астында «Мескенләнәләр, үзләре сорап алалар. Бездә эшлибез, бер дә бирәбез дип тормыйлар, ветеранскийны», дип язып куйганнар.

 

Автор: Г.Шәрәпова

http://sahne.ru

Фото: Инстаграм

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса